> XPOHOC > БИБЛИОТЕКА > ТАТАРСКАЯ... ЭМИГРАЦИЯ >
ссылка на XPOHOC

Рафаэль Адутов

1769-1834

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

XPOHOC
ФОРУМ ХРОНОСА
НОВОСТИ ХРОНОСА
БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ
БИОГРАФИЧЕСКИЙ УКАЗАТЕЛЬ
ГЕНЕАЛОГИЧЕСКИЕ ТАБЛИЦЫ
ПРЕДМЕТНЫЙ УКАЗАТЕЛЬ
СТРАНЫ И ГОСУДАРСТВА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ОРГАНИЗАЦИИ
РЕЛИГИИ МИРА
ЭТНОНИМЫ
СТАТЬИ НА ИСТОРИЧЕСКИЕ ТЕМЫ
МЕТОДИКА ПРЕПОДАВАНИЯ
КАРТА САЙТА
АВТОРЫ ХРОНОСА

Рафаэль Адутов

Татарская и башкирская эмиграция в Японии

(Текст книги приводится на двух языках)

Очрашу. Встреча

Моннан ике дистә елдан да элегрәк, 1977 елны, ышанычлы чыганаклардан мин СССР яшьләр оешмалары комитеты тарафыннан Татарстанда Япониягә баручы яшьләр төркеме туплана дигән хәбәр алдым. Шуннан соң башланган мәшәкатьләрем мине әлеге төркем составына кертүләре белән тәмамланды.

Около тридцати лет тому назад (в 1977г.), когда из надежных источников я узнал о формировании в Татарстане группы молодежи для поездки в Японию по линии КМО СССР, все мои хлопоты по данному поводу закончились включением меня в состав группы.

 Бу ерак ил белән кызыксынуым бер дә очраклы түгел иде. Туганнарымның күп мәртәбәләр сөйләвеннән мин әни ягыннан бабамның бертуган сеңлесе Саимә ханым Касыймның Япониядә яшәвен белә идем.

Мой интерес к этой далекой стране не был случайным:  из многочисленных рассказов родственников я знал, что в Японии проживает госпожа Сайма Касим –  родная сестра моего деда со стороны матери.

 Безнең туристик төркем икенче дөнья сугышыннан соң СССРдан Япониягә баручы иң беренчеләрдән булып чыкты. Димәк, сәяхәтебез вакытында алдан уйланылмаган төрле хәлләр дә килеп туарга мөмкин иде. Бу турыда һәм тагын әллә нәрсәләр турында безгә Казанда һәм Мәскәүдә чит илгә чыгу документларын тутырганда аңлатырга тырыштылар.

Наша группа оказалась, была,  чуть ли не первой в СССР, посещающей Японию после второй мировой войны. Значит, при поездке могли возникнуть различные непредвиденные ситуации. Об этом и многом другом нам разъясняли при оформлении, как и полагалось в те годы, выездных документов в Казани и, позже, в Москве.

  Нәкъ китәр алдыннан исә без, шул еллар традициясе буенча, рәсми җитәкчеләрдән тыш, үзләренең әхлакыйсәяси сыйфатлары ягыннан туры килүчеләрдән комсоргны, старостаны һәм тагын да әллә кемнәрне сайлап куйдык.

Непосредственно перед отъездом за рубеж  в группе, по традиции тех лет, кроме официальных руководителей, были избраны  (вернее, назначены) комсорг, староста и ктото еще, кто по своим моральнополитическим качествам соответствовал установленным требованиям.

 Бүгенге көндә, инде шул хәтле еллар узгач, бәлки бу хәлләр сәер күренер. Әмма ул вакытта боларның барысы да шулай булырга тиеш дип каралды. Чөнки идеология яшәешебезнең бөтен якларына үтеп, иҗтимагый нормага әверелгән, һәм аны бозу мөмкин түгел иде...

В наши дни, спустя много лет это кажется странным, но тогда все происходившее воспринималось как вполне нормальное явление. Подобное было везде вокруг нас и, вроде бы, существовало всегда – превратившись в норму поведения, нарушать требования которой было просто неприлично.

Һәр башланган эш тә берзаман ахырына якынлаша. Менә, ниһаять, без Мәскәүнең халыкара Шереметьево2 аэропортында. Биредәге күп сәгатькә сузылган ялыктыргыч паспорт һәм таможня контроле процедураларын без дәүләтнең безнең хакта кайгырту актларының чираттагысы дип кабул иттек.

 …Любое дело, начавшись, когдато близится к концу. Так произошло и здесь. Мы в Московском международном аэропорту Шереметьев2: запомнились изнурительные многочасовые процедуры паспортного и таможенного контроля, с пониманием воспринимаемые всеми как очередной акт заботы государства о нас. 

Һәм менә ул, озак көтелгән мизгел – җитәкчеләребезнең таләпчән карашлары астында (алар бит һәрберебезнең үзүзен ничек тотуы өчен карьералары белән җавап тоталар) без самолет салонына кереп урнашабыз. Алда Ерак Көнчыгышка, Япониягә озынозак очыш.

Наконец, под строгими взорами  руководителей (они  карьерой отвечают за поведение каждого в группе) располагаемся в салоне самолета. Предстоит длительный перелет на Дальний Восток. В Японию.

Ул  ил турында мин нәрсә белә идем соң?

Что я тогда знал о ней?

 

В гостях у гна Т.Мухита. МинатоКу, Токио. 18.04.1989г.

Хәер, белгәннәрем кадәресе, әлеге дә баягы, мәкерле якудзалар2, ялтырап торган озын хәнҗәрләре белән күкрәк балаларын урталай чаба торган тәвәккәл самурайлар3, сакэ, һәм тагын башка шуның ише чүпчуар галәмәтләр... Соңыннан ачыкланганча, чынбарлыкка боларның һичбер катнашы да юк икән.

...Стюардесса ягымлы тавыш белән самолетыбызның Токио янындагы Ханэда аэропортына төшә башлавын хәбәр итә һәм барлык пассажирларның үз урыннарында калуларын үтенә4.

Ниһаять, без япон җирендә. Аэропорт бинасында чик аша үтү мәҗбүриятләрен, Мәскәүдән аермалы буларак, ничектер бик тиз башкарып чыгып, барыбыз да автобуска кереп урнашабыз, һәм ул зур тизлек белән мегаполиска таба кузгала.

Безнең төркемне озатып йөрүче гид шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышу өчен  уңгасулга карарга тәкъдим итә иде. Әмма аның сүзләреннән берни дә аңлап булмады. Сәбәбе бик тиз ачыкланды: гид ханым уң белән сулны бутаган икән. Берике сәгатьтән соң югары катлары куе томан эченә яшеренгән кунакханә янына килеп җитәбез. Биредә безгә берничә көн торырга туры киләчәк иде.

Урнашып беткәннән соң, безне ресторанга чакырдылар. Анда килеп керүгә, кычкырып сөйләшүебез һәм шаушулап урындык күчерүебездәндер инде, өлкән яшьтәге японнарның сискәнеп куюлары хәтердә. Итагатьле генә официант башын ияия алдыбызга, уйлавыбызча, ашамлык куелган тәлинкәләр тезеп чыкты. Бик сәер күренгән бу “ашамлык”ны башта беркем дә татып карарга кыймады. Чөнки без гадәтләнгән ризыклардан нык аерылып тора иде ул. Целлофанга төрелгән сосискага охшаган: нишләптер, апак төстә һәм шакмакшакмак сырлы. Тотып карауга үзе эссе. Ниһаять, җитәкчеләребезнең берсе, кыюрагыдыр инде, әлеге “нәмәрсә”не пычак белән кисәргә теләде. Ләкин күпме тырышса да, “нәмәрсә” бирешмәде.

Яныбызда утыручы японнар, бу күренешкә чыдамыйча, көлешергә тотыналар: без ашамлык дип уйлаган нәрсә чынлыкта милли гадәт буенча эссе килеш бирелә торган юеш тастымал – осибори икән...

Япония белән танышуыбыз менә шулай башланды.

 Расим и Рагида  Вахап. Токио

Шул ук кичне бераз соңрак, тәрҗемәче ханымнан кулымдагы адрес буенча туганнарым белән элемтәгә керүен үтенәм һәм менә, инде төнгә каршы бервакыт мин торган номерда телефон шалтырый. Трубкадан ягымлы гына хатынкыз тавышы белән япон, инглиз, төрек телләрендә әйтелгән сүзләр яңгырый. Мин инглизчә җавап биреп интегәм, әмма бу телне белүем бик начар булгангадыр, телефон чыбыгының икенче очындагы әңгәмәдәшем мине аңламый, аның шуңа борчыла башлавы да сизелә. Кинәт, татарча: “Исәнмесез”, – диюемә саф татар телендә:

– Исәнмесез, сез кем буласыз?  дигән җавап алам...

Бик дулкынландыргыч шушы телефон әңгәмәсе һәм иртәгесе көнне туганнарым белән тәүге очрашуым соңында бербер артлы төрле вакыйгалар тезелеп китте, торабара алар төрле якларда, төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләрнең йөрәкләрендә онытылмас кайтаваз уятты.

Миңа шалтыратучы, әнинең ике туган сеңлесе Салисә Мөхит (Касыйм) иртә белән мине үзе килеп алачагын хәбәр итте. Һәм менә, билгеләнгән сәгатьтә мин кунакханәнең беренче катындагы иркен холлда түземсезләнеп көтеп утырам. Бик озак көтәргә дә туры килмәде – кунакханә ишеге ачылып, төскыяфәтләре белән японнарга охшамаган ике хатынкыз һәм бер ир кешенең керүен күреп алдым. Якякка каранып алганнан соң, алар ниһаять мине күрделәр һәм яныма килделәр. Мин аларга кулымдагы хатны суздым.

Соңыннан, байтак еллар үткәч, Тәмимдар Мөхит әфәнде, бу очрашуга барыргамыюкмы дип бик икеләнүләрен, хәтта күпләрнең бармаска киңәш итүләрен дә әйтте...

Шәһәр буенча кыска гына экскурсиядән һәм Камакура  шәһәренә барып кайтудан соң, инде караңгы төшеп килгәндә, без туганнарыбыз яшәгән йортка килеп җиттек. Гаҗәпләнүемә каршы, өйдә безне нәкъ татарча итеп әзерләнгән кичке аш көтә иде. Әйтерсең, Татарстаннан китмәгәнмен дә. Әмма, почмакта традицион кимонога төренеп, зонтик тотып утырган зур курчак, лаклы миниатюра төшерелгән өстәлчек һәм җир асты селкенүләреннән әзмәз чайкалып торучы люстра кайсы илдә булуымны ачык искәртәләр иде.

Бөтенесеннән дә бигрәк Саимә апаның шатлануын һәм дулкынлануын хәтерлим. Олы яшьтә булуына карамастан, ул кая барсам да миннән калмаска тырышты. Аның учлары җылысын мин әле дә тоям шикелле. Бу аңлашыла торган хәл, әлбәттә. Чөнки минем йөземдә ул үзенең бик еракта калган газиз Ватанын күрә иде. Туганнарымның һәммәсе өчен дә минем бирегә килүем аларның атабаба җиренә, кардәшякыннары яшәгән илгә барып кайту турындагы күптәнге хыялларын, күңел түрләрендә саклаган якты хатирәләрен терелтеп җибәргәндәй булды. Минем белән аралашканда туганнарым үзләре кайчандыр ирексездән калдырып киткән сөекле туган җирләре белән кавышкан төсле булдылар....Ничекничек булган соң аларның туган илдән китүләре? – Арытаба шул хакта бәян итәрмен...

 Пожалуй, немногое. И все в какихто смутных образах коварных якудза2, отрезающих пальцы и головы друг другу. Сосредоточенных самураев3, любимое развлечение которых  разрубание грудных младенцев на части с помощью блестящего родового меча. Цунами, землетрясения и прочие страшные подробности  жизни тех мест, куда мы летим  сейчас…

 Приглушенный голос стюардессы сообщает, что наш самолет совершает посадку в аэропорту Ханэда города Токио и просит всех пассажиров оставаться на своих местах4.

 Уже в здании аэровокзала, как–то незаметно, в отличие от Москвы, пройдя формальности границы, размещаемся  в автобусе, который с большой скоростью несется в сторону мегаполиса.

 Через пару часов подъезжаем к зданию гостиницы Hаckey club, верхние этажи которой скрыты в густом тумане. Здесь нам предстоит прожить несколько дней. После размещения  мы получаем приглашение в ресторан, в зале которого  наши громкие голоса, грохот стульев привлекают к нам всеобщее внимание: вижу, как от неожиданности вздрагивают  пожилые японцы. Вежливый  официант с поклоном расставляет перед нами тарелки с едой, как мы думаем. Но к еде никто не прикасается: смущает ее внешний вид  на тарелке лежит чтото, ни на что не похожее. Вроде как сосиска в целлофане, но вся в  белых мелких квадратиках, которая на ощупь  (незаметно для окружающих) обжигает пальцы. Видно, как от нее идет пар.

 

Гжа Салиса и  гн Тамимдар Мухит на этом же месте, через  двадцать восемь  лет после   встречи  (напротив гостиницы)

 Один из руководителей   как и полагается самый решительный, приступает к еде и начинает «это» резать. Но «это» не режется, несмотря  ни на какие усилия. Несколько японцев, сидящих рядом, дружно хохочут: оказывается, была попытка разрезать и съесть осибори – горячее и влажное полотенце, используемое вместо салфетки. Этим событием начинается наш первый день в стране самураев. Чуть позже, в этот же вечер прошу переводчицу связаться с родственниками по имеющемуся у меня адресу. С ее любезного содействия к ним уходит телеграмма.  Поздним вечером в нашем номере гостиницы раздается, с нетерпением ожидаемый мной, телефонный звонок.

  Нежный женский голос произносит слова на японском, английском, турецком языках. В ответ мой, совершенно невнятный, английский. Слышны сокрушенные интонации невидимой собеседницы. И вдруг: на мое, по  татарски,  «здравствуйте», я слышу в ответ: «здравствуйте, вы кто будете?»  также на татарском. 

Взволнованный диалог и произошедшая на следующий день встреча потянули за собой целую вереницу событий, всколыхнувших сердца большого количества людей в самых разных краях. Двоюродная сестра мамы – госпожа Салиса Мухит (Касим), сообщила мне, что утром следующего дня она собирается приехать в гостиницу на встречу со мной.  В назначенное время, находясь в крошечном холле гостиницы на первом этаже, вижу заходящих женщин и мужчину, на вид явно не японцев.

  Оглядываются по сторонам и, замечая меня – подходят. Я протягиваю им письмо5. Спустя много лет господин Т.Мухит, вспоминая этот эпизод, заметил, что в тот день они с большими сомнениями решились пойти на  встречу со мной, от которой его отговаривали многие  друзья.

  В городе Камакура. Июль, 1977г. 

Тогда после небольшой экскурсии по городу и поездки в город Камакура6, уже поздним вечером, подъезжаем к дому родственников. Там,  к моему удивлению, нас ожидал вполне татарский ужин. Вроде бы и не уезжал из Татарстана – но в углу комнаты большая кукла в кимоно и сандаловым зонтиком в руках, столик с лаковой миниатюрой, люстры – слегка покачивающиеся от подземных толчков. Саймаапа  очень взволнованная, ни на шаг не отходила от меня, несмотря на свой преклонный возраст. Тепло ее ладоней я чувствую на своих руках до сих пор. И ее можно было понять:  в тот вечер я был  частицей той далекой родины, которую они  покинули много лет назад. Мой приезд стал для них воплощением давних их стремлений и мечты побывать на земле своих предков, где остались близкие им люди, воспоминания. Общаясь со мной, они как бы общались с родной землей, оставленной ими не по доброй воле.

Как же это все происходило?   

 

Стамбул. Рисунок гжи Рагиды Вахап.

 

К оглавлению

Адутов Р.М. Татарская и башкирская эмиграция в Японии. Япониядәге  кардәшләребез. Набережные Челны. 2006.

Книга предоставлена для публикации в ХРОНОСе автором.


Здесь читайте:

Рафаэль Адутов (авторская страничка).

Адутов Рафаэль. Татары и башкиры в стране самураев.

 

 

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

Rambler's Top100 Rambler's Top100

 Проект ХРОНОС существует с 20 января 2000 года,

на следующих доменах:
www.hrono.ru
www.hrono.info
www.hronos.km.ru,

редактор Вячеслав Румянцев

При цитировании давайте ссылку на ХРОНОС